Айдар 2000

  • 1
    Яшьлек дусларым
    А. Нәбиев көе, Р. Хәкимҗанов сүзләре

    Алсу таңнарда мендек талларга
    Без бергәләшеп, яшьлек дусларым.
    Сокландык көнгә, тыңладык бергә
    Туган якның моңлы кошларын.

    Кушымта:
    Яшьлек дусларым, якын дусларым
    Хәтердә һаман ул гүзәл чаклар.
    Дуслыкка һәрчак тугры калсакчы
    Мәңге сүнмәсен безнең учаклар.

    Җәйге иртәләр безне иркәләп
    Назлады шул чак, бәхет юрады.
    Төрле якларга ташлады язмыш
    Бормалы бит тормыш юллары.

    Ярсу хисләрне, саф хыялларны
    Яшьлек дусларын сагынмый кемнәр?
    Онытылмый бердә, яши күңелдә
    Бергә үткән иң матур көннәр.  

  • 2
    Син
    У. Рәшитов көе, З. Минhаҗева сүзләре

    Син, син, син,
    Син - минем тормышым
    Аткан ал таңым син.
    Син, син, син,
    Сулаган сулышым,
    Яшәгән җаным син.

    Кушымта:
    Сиңа мин инде
    Язмышның өлеше,
    Кайларга китсән дә,
    Мин - синең йөрәк тибешең.

    Син, син, син
    Бер юлдан бергәләп,
    Атларга тиеш без.
    Син, син, син
    Адымнар ялгышмый,
    Абынмыйк, юл тигез.

    Син, син, син
    Яши алмабыз бит
    Мин синсез - син минсез.
    Син,син,син
    Сузыйк тормыш җебен
    Төерсез, өзексез.  

  • 3
    Ходай сине миңа саклаган
    З. Хәйретдинов көе, М. Хафизов сүзләре

    Куңел сизде сине очратуны
    Мәхәббәттән йөрәк янасын.
    Юарга юк кебек сулары да
    Янган йөрәгемнең ярасын.

    Кушымта:
    Соңламаган икән мәхәббәтем
    Кояшым да әле батмаган.
    Татлы язмыш булып төшкә кердең
    Ходай сине миңа саклаган.

    Гашыйк йөрәк кенә яна ала
    Яндырасым килә үзеңне.
    “Син минеке”, — диеп өзелеп әйткән
    Ишетәсем килә сүзеңне.

    Мәхәббәттән туган яраларны
    Мәхәббәтең кирәк юарга.
    “Сөям сине”, — дигән сүзләреңне
    Көйгә салдым инде җырларга.  

  • 4
    Каратамак чишмәсе
    У. Рәшитов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Каратамак, Каратамак,
    Күрер күзгә кечкенә.
    Ләкин башка чишмәләрдән
    Ким түгел син һич кенә.

    Кушымта:
    Сагынам шул, сагынам шул
    Каратамак чишмәсен.
    Салкын суын эчеп үскәч,
    Күңелләрем нишләсен?

    Каратамак, Каратамак,
    Балачак хәтирәсе.
    Сагышларым бетәр иде
    Ничек кайтып киләсе?

    Каратамак, Каратамак,
    Кипмә син, кипмә инде.
    Авылымны, күңелемне,
    Чишмәсез итмә инде!  

  • 5
    Пар канатлар
    М. Маннанова көе, Р. Мәүлетов сүзләре

    Пар канатлар кагыналар
    Дәръясында тормышның
    Белми алар, аңлый алмый
    Яңгызлыкның сагышын.

    Кушымта:
    Пар канатлар, пар канатлар,
    Сынмагыз, бөгелмәгез.
    Үзәк өзгеч көзге җилдә
    Сыңарлап өзелмәгез.

    Пар канатның кадерен белеп
    Талпыныгыз күкләрдә.
    Парлы чакта тормыш ямьле
    Ялгыз калгач нишләргә?

    Пар канатның хәле авыр
    Ялгыз канат кагынса.
    Җырлап күңел бастырасың
    Янсаң, көйсәң, сагынсаң.  

  • 6
    Изгеләр чишмәсе
    А. Сөләйманов көе, Р. Чурагул сүзләре

    Әниемнең бишек җырын көйләп
    Туган якка ага чишмәләр.
    Туган якның челтер чишмәләре
    Балачакка алып китәләр.

    Кушымта:
    Изгеләр чишмә суын эчәрмен,
    Моңлы көйләрен отып җырлармын.
    Туган ягымның изге чишмәсе
    Йөрәк түреннән китми моңнарың.

    Якын миңа изге туган телдән,
    Туган илдә изге чишмәләр.
    Туган якның челтер чишмәләре
    Дөньяларны нурлы итәләр.

    Кызыктырма мине чит-ят җирләр.
    Туган якта гомер каламын.
    Әнкәм сөте кебек изге чишмә
    Җыр-моңымны синнән аламын.  

     

  • 8
    Кошлар
    У. Рәшитов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Тезелешеп кошлар кайта
    Карыйм җырлы рәтләргә.
    Сезнең җырлар җитми кошлар,
    Безнең дә йөрәкләргә.

    Кушымта:
    Безгә дә кунып сайрагыз,
    Артмасмы моңнарыбыз…
    Бергә-бергә талпынырбыз,
    Бергәләп моңланырбыз.

    Сез кунуга чәчәк ата,
    Безнең гөлләребез дә.
    Кошлардагы матурлыклар
    Җитми шул әле безгә.

    Кошлар сайрый канат кага
    Канат куя иңнәргә.
    Ак канатлар җитми әле
    Безнең дә күңелләргә.  

     

     

  • 9
    Солдат хаты
    А. Халиков көе, Р. Туйгузин сүзләре

    Мин кайтырмын, әнкәй, сулар булып
    Агып кына синең яныңа.
    Чит җирләрдә күпме йөресәм дә
    Синең сүзләр гел дә йөрәгемдә.

    Кушымта:
    Кайтырмын мин, әнкәй,
    Кошлар булып.
    Сайрап кына синең яныңа,
    Мин сөенәм әнкәй,
    Мин бәхетле, бу дөньяда
    Синең барыңа.

    Мин кайтырмын, әнкәй, син көт мине
    Капка төпләренә утырып.
    Җырларымны алып кайтырмын мин
    Гармун күрегенә тутырып.

    Мин кайтырмын, әнкәй, мин кайтырмын.
    Кайтмас өчен мин бит китмәдем.
    Туган якка кайтып гармун тартып
    Моңлы җырлар җырлап үтмәдем.  

  • 10
    Исләремә төшәр кебек
    Р. Тимербаев көе, В. Асаева сүзләре

    Яздан киттем,
    Наздан киттем,
    Синән киттем
    Ятим иттем
    Йөрәгемне.

    Кушымта:
    Исләремә төшәр кебек,
    Исләремә төшәр кебек,
    Төшләр кебек.

    Сөйгән күзләр,
    Назлы сүзләр,
    Җылы куллар,
    Кайтыр юллар
    Сагындырды.

    Синсез сулып,
    Сагыш тулып
    Йөрәккәем
    Коштай булып
    Талпындырды.  

  • 11
    Алмачуар
    З. Хәйретдинов көе, Аманулла сүзләре

    Җил уйнатып атлар узды олы юлдан,
    Тояклардан күтәрелгән тузан тынган.
    Томырылып чапкан ярсу алмачуар
    Әллә инде, минем яшьлек үзе булган.

    Пар канатым, тулпар атым алмачуар
    Күпме биек үрләр мендек, кичтек сулар.
    Текә ярдан канатланып оча идең,
    Зур упкыннар очраганда юлда синең.

    Сискәндереп атлар кешни ак томанда
    Тулпар атым — алмачуар көтә анда.
    Томаннарга эзләп керәм, адашам да,
    Ялгыз калам тагын томан таралганда.  

  • 12
    Кеше сүзе
    У. Рәшитов көе, Ф. Мөхәммәтова сүзләре

    Белсәк тә без янәшәдә
    Җиде ятлар йөргәнне
    Сизми калдык арабызга
    Кеше сүзе кергәнне.

    Шиңде мәхәббәт гөлләре
    Тиде җиде ят күзе.
    Җиде ятларга калдырып
    Аерды кеше сүзе.

    Кушымта:
    Кеше сүзе, кеше сүзе.
    Җиде ят итте безне.
    Җиде ятлар да кавыша,
    Өзмик өметебезне.

    Адашып калды мәхәббәт
    Җиде юлның чатында.
    Җиде ятларга әйләндек
    Кеше сүзе хакында. 

  • 13
    Төрек кызына
    Миркелам көе, Р. Гиззатуллин сүзләре

    Бер күрдем, гомерлек истә калдың.
    Күз карашың сары сагышларга салды
    Сөю гөле сүрелмәскә тиеш мәңге.
    Бер төн өчен бирер идем мин барысын

    Кушымта:
    Кайда син минем шатлык
    Истә син әле дә
    Бәхет без бергә таптык
    Югалта күрмә.
    Аерма безне тормыш
    Сөюгә ашкынам
    Ул бит минем язмышым
    Күрергә ашыгам.
    Кичен сине сагынам
    Төнен сиңа табынам.
    Гомерем үтә көннәр санап.

    Бер күрдем, гомерлек истә калдың.
    Сине эзләп җиде диңгезләргә бардым.
    Сөю гөле сүрелмәскә тиеш мәңге.
    Бер төн өчен бирер идем мин барысын. 

     

  • 14
    Язмыш җиле
    З. Хәйретдинов көе, Г. Габдулла сүзләре

    Язмыш җиле, үтенәмен синнән
    Калдырмачы мине ялгызым.
    Алып килче рәхәт көннәремне
    Үзгәрт әле усал язмышым.

    Кушымта:
    Әй, гомернең алтын минутлары,
    Китмәскә, дип кире килегез.
    Шул мизгелдә мәңгелеккә калып
    Тик бәхетле мине итегез.

    Язмыш җиле әйтче әле миңа,
    Күпме калды икән көтәсе?
    Тынычлыгы белән күңелемнең
    Килә алда гомер итәсе.

    Әй илаһым, ярдәмеңнән мине
    Ташламассың әле ышанам.
    Яңа таңның һәрбер иртәсендә,
    Җанда өмет тоеп уянам.  

  • 15
    Бер генә күрдем
    Р. Ахиярова көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Мин бит сине гомеремдә
    Бер генә күрдем.
    Бер генә күрдем —
    Шунда ук күңелгә кердең.

    Кушымта:
    Сиңа гашыйк булуымны
    Калдым сизми дә.
    Башларымны газапларга
    Салдың син нигә?

    Мин бит сина ялгыш кына
    Күз аткан идем.
    Уйнап кына, уйнап кына
    Сүз әйткән идем.

    Мин бит шаяртырга гына
    Теләгән идем.
    Мин бит болай булыр диеп,
    Белмәгән идем.

    Үзәкләремне өздең син,
    Бәгырьне телдең.
    Югыйса, сине бер генә
    Бер генә күрдем.  

     

  • 16
    Тау җиләге
    Ф. Килдеголов көе, Р. Вәлиева сүзләре

    Тау буенда йөрдем җәен,
    Тау җиләгем эзләдем.
    Таптым үзем бер дигәнен,
    Таптым, ләкин өзмәдем.
    Җиләкләр пешкән икән
    Алланып төшкән икән.
    Җиләк кебек бу кыз бала
    Кайларда үскән икән?

    Кушымта:
    Чибәрнең дә чибәре,
    Кулларында чиләге.
    Бу ни бу? - дип сораганга,
    Бу, - диде, - тау җиләге.

    Тулган бит соң чиләгең,
    Җыйма инде, чибәрем.
    Кунак егет ялгыз йөри,
    Бармы синең йөрәгең?..
    Көлде кызый, түзмәде,
    Алсуланды йөзләре.
    Каш астыннан кыйгач карап
    Ул да мине күзләде...

    Җәйләр үтте, көзләр җитте,
    Туйлар иттек көзләрдә.
    Инде бергә киләбез без
    Тау җиләген эзләргә.
    Җиләкләр уңа икән,
    Алланып тула икән.
    Тау җиләген тапкан егет,
    Бәхетле була икән!  

  • 17
    Гитара
    У. Рәшитов көе, Р. Миңнуллин сүзләре

    Гитара ..
    Кулларны пешерә.
    Моңнары берәүне
    Исемә төшерә, төшерә.

    Кушымта:
    Моңлана гитара
    Сыкрана, сызлана
    Кузгатма күңелне
    Сызлатма кыз бала.
    Кузгатма күңелне,
    Сызлатма күңелне.
    Моңайтма күңелне кыз бала.
    Гитара, гитара, эй, гитара,
    Күңелне кузгатма
    Сызлатма, моңайтма, кыз бала.

    Гитара елама,
    Бер ни дә юрама.
    Җанымны син кара,
    Кайгыга урама, урама.

    Гитара үзәкне,
    Өзсә дә моңнарың.
    Өзелә күрмәсен,
    Үзеңнең кылларың, кылларың.