Гомер буйлап барам

  • 1
    Гомер буйлап барам
    Ризван Хәкимов көе, Марат Кәбиров сүзләре

    Гомер буйлап барам,
    Барсын уйлап барам,
    Уйлар бетмәле түгел.
    Алай итеп карыйм,
    Болай итеп карыйм,
    Башың җитмәле түгел.

    Акыллы да булдык
    Ахмаклык та кылдык,
    Барсы да булды инде.
    Булды шатлыклары,
    Авыр вакытлары
    Булды да узды инде.

    Шатлык-кайгылар да
    Үземнеке бар да,
    Үземнең юлдан барам.
    Әллә кем түгел без,
    Әмма ким түгел без,
    Әллә кем булганнардан.

    Гомер буйлап барам,
    Барсын уйлап барам,
    Уйлар бетмәле түгел.
    “Эз калдырып китим
    Бу дөньяга,” - дисәң,
    Гомер җитмәле түгел.

    Гомер җитмәле түгел...

  • 2
    Сиреньнәр
    Ленур Зәйнуллин көе, Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре

    Сиреньнәр чәчәге шикелле
    Син һаман яшәреп торасың.
    Хуш исләр таратып хәзер дә
    Гомерем юлыннан барасың.

    Кушымта:
    Сиреньнәр, сиреньнәр
    Ул синең иң татлы, хуш исле иреннәр.
    Сиреньнәр чәчәген үпкәндә
    Күргәндәй булам мин сине дә.

    Сиреньнәр чәчәге шикелле
    Сулышың шундый да хуш исле.
    Чәчләрең син тарап үргәндә
    Шул сирень чәчәген куш әле.

    Мәхәббәт билгесе шикелле
    Сиреньнәр шул хисләр көзгесе.
    Шулай да сиңа дип бүләккә
    Ничек соң аларны өзәсең?

  • 3
    Дусларым
    Наил Шәймәрданов көе, Нурислам Гафиятов сүзләре

    Сезне күрсәм кабат, якын дуслар
    Моңлы җырлар туа җанымда.
    Шатланам, кайчак мактанам да
    Дусларым бар, дуслар янымда

    Кушымта:
    Дусларым, дусларым,
    Минем якын дусларым
    Шатланам, кайчак мактанам да
    Дусларым бар, дуслар янымда

    Иҗатымның кояш чыгышында
    Илһам бирә икән, дусларым
    Моңлы җырлар җырлый алам икән,
    Мин рәхмәтле сезгә - дусларым

    Кушымта:
    Дусларым, дусларым
    Минем якын дусларым
    Моңлы җырлар җырлый алам икән,
    Мин рәхмәтле сезгә - дусларым

    Кирәк чакта ярты җанын ярып
    Бирер кеше булса сирәктер
    Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны,
    Шундый дуслар булу кирәктер

    Кушымта:
    Дусларым, дусларым
    Минем якын дусларым
    Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны,
    Шундый дуслар булу кирәктер

    Бүлешкәндә кайгы-шатлыгыңны,
    Сез дусларым булу кирәктер

  • 4
    Ирекле кош
    Вардан Аракелян көе, Ләйлә Дәүләтова сүзләре

    Ирекле кош күктә сайрый
    Бөтен җиһан көч-дәрт ала.
    Башкаларны шатландыру
    Үзенә үк бәхет аңа.

    Кушымта:
    Зәңгәр күктә
    Күпме йолдыз
    Нур сибәргә җиргә
    таратылган.
    Минем күңел
    Ирекле кош
    Очар өчен яратылган.

    Ирекле кош күктә генә
    Читлектә ул сайрый алмый.
    Моңлы җаннар берничек тә,
    Башка язмыш сайлый алмый.

    Ирекле кош бәхет кебек
    Очып килеп-китеп тора.
    Җаның тыныч булса гына
    Гел сайрыйсы килеп тора.

  • 5
    Көзге сагыш
    Рамил Әсхәдуллин көе, Зөлфирә Гыйльфанова сүзләре

    Арабызда яңгыр, көзге яңгыр,
    Көйгән яфракларга җан өрә,
    Азгын җилләр ни әйтергә тели,
    Өйгә керәм диеп тилмерә.

    К: Ничек кенә сагышларны
    Сөйләргә икән җилгә,
    Бар нәфрәтне алып китсен
    Үзем белмәгән җиргә.

    Көзге кояш, көзге кояш инде,
    Нуры салкын, болыт каплаган.
    Күңел кылларында уйнар өчен
    Нигә диеп мине сайлаган?

    Төннең кара курку күзләреннән
    Сагыш эзли сөю шәүләсен.
    Яңа ярлар тиң булсыннар диеп,
    Көзләр үзе корган хәйләсен.

  • 6
    Татлы бүләк
    Рамил Агишев көе, Ләйлә Дәүләтова сүзләре

    Мин сине ялгыш күрдем
    Көтмәгән чакта.
    Ә хәзер бөтен уйларым
    Тик синең хакта.
    Әллә мин ялгышып кына
    Гашыйк булдыммы?
    Әллә соң бу бер мавыгумы?

    Кушымта:
    Син бер елмайсаң,
    Сөеп карасаң,
    Бөтен дөньялар якты бигрәк.
    Синең күзләрең,
    Синең йөзләрең,
    Синең назларың татлы бүләк.

    Бөтен уй-хыялларымны
    Чуалттың бит син.
    Күңелемнең тынычлыгын
    Югалттым бит мин.
    Тик шулай да кирәктер ул
    Бер шашып кую,
    Зур бәхет бит ул гашыйк булу.

  • 7
    Түзәргә кирәк
    Рамил Мәүлетов көе, һәм сүзләре

    Кулларны-кулга кушып уйларны-уйга
    Ашыгалар гашыйклар тормыш юлына.
    Языла да тузыла аяз һавалар
    Яраланып тарала якын аралар

    Кушымта:
    Нишлисең? Дөнья бит ул, түзәргә кирәк
    Сөенә дә көенә, өзелеп йөрәк.
    Кулларны кулга кушып, иңгә-иң терәп,
    Чуалган сукмакларны чишеп бергәләп
    яшәргә кирәк.

    Сөенечтән көенеч бер адым ара,
    Үткәннәргә үкенеч бармы икән чара?
    Гафу үтенүләрен, кичерүләрен
    Күрәсе лә беләсе, өйрән мәгънәсен.

    Кушымта:
    Нишлисең? Дөнья бит ул, айдай түгәрәк
    Әйләнә дә бәйләнә язмыш тәгәрәп.
    Кулларны кулга кушып, иңгә-иң терәп,
    Чуалган сукмакларны чишеп бергәләп
    яшәргә кирәк.

    Бердәнберем син, диеп, өзелеп сөеп,
    Тормыш юлын үтәрбез көеп лә сөеп.
    Тузыла да языла аяз һавалар
    Яраланып төзәлә якын аралар.

    Кушымта:
    Нишлисең? Дөнья бит ул, түзәргә кирәк
    Сөенә дә көенә, өзелеп йөрәк.
    Кулларны кулга кушып, иңгә-иң терәп,
    Чуалган сукмакларны чишеп бергәләп
    яшәргә кирәк.

    Нишлисең? Дөнья бит ул, айдай түгәрәк
    Әйләнә дә бәйләнә язмыш тәгәрәп.
    Кулларны кулга кушып, иңгә-иң терәп,
    Чуалган сукмакларны чишеп бергәләп
    яшәргә кирәк.

  • 8
    Язлар килә диеп әйтмә
    Ленур Зәйнуллин көе, Хәйдәр Әхмәтшин сүзләре

    Язлар килә диеп әйтмә миңа
    Әйтмә миңа язлар киләсен.
    Язлар килгән саен хәркемнең дә
    Ни көткәнен үзең беләсең.

    Кушымта:
    Әйтмә миңа язлар килә диеп
    Күңелемдә минем кыш әле.
    Кемдер өчен язлар килгән саен
    Сайрамаган бер кош мин әле.

    Алмагачлар чәчәк ата димә
    Аларның да тоймыйм хуш исен.
    Күңел күзем әле язлар күрми,
    Шулай булгач инде нишлим соң?

    Язлар җитә диеп әйтмә миңа
    Күреп торам килеп җиткәнен.
    Язлар белән миңа назлар килми,
    Көтәм хәзер аның киткәнен.

  • 9
    Кузгала поезд
    Ризван Хәкимов көе, Марат Кәбиров сүзләре

    Кузгала, поезд кузгала
    Китәмен еракларга.
    Аерылулар жиңел булмый,
    Барыбер елап калма.

    Кушымта:
    Кузгала, поезд кузгала
    Кузгала җанда яра.
    Яраларың кузгалганда,
    Еламый түзеп кара.

    Тәгәрмәчләр сулкылдыйлар
    Җаннарны өзеп-өзеп.
    Җырлавымнан туктап калсам,
    Мин дә елармын кебек.

    Кушымта.
    Кузгала, поезд кузгала
    Кузгала җанда яра.
    Яраларың кузгалганда,
    Җырламый түзеп кара.

    Аерылулар беркайчан да,
    Булмыйдыр җиңел генә.
    Мин үземнең хәлләремне
    Беләмдер тик үзем генә.

    Кушымта:
    Кузгала, поезд кузгала
    Кузгала җанда яра.
    Яраларың кузгалганда,
    Җырламый түзеп кара.

    Кузгала, йөгерә кузгала
    Язмышның поездлары.
    Җаннарымны юатырга
    Җырларым калыр бары.

    Кушымта.
    Кузгала, поезд кузгала
    Кузгала җанда яра.
    Яралардан араларга
    Җырларым сездә кала.

  • 10
    Димче
    Рамил Әсхәдуллин көе, Зөлфирә Гыйльфанова сүзләре

    Ничә еллар бергә торгач,
    Чишелгәндер ялганнар.
    Күрмәгәнне димләгәннәр
    Белмәгәнне алганнар.
    Калын толыпларга төреп
    Күпме кызлар урланган.
    Кая югалды кызым дип,
    Әнкәсе күрми калган.

    Кушымта:
    Кояш баткач,
    Җиккән атлар чапканнар уңга-сулга
    Бәхет эзләгәннәр алар
    Кереп һәрбер авылга.
    Караңгыда йөрүчене булдымы икән күрүче
    Ялгызларга сыңар эзли кияү егете димче.

    Ризык насыйп булган диләр
    Күрмәгән җирләренә.
    Ничек шулай пар килгәннәр
    Урлаган ирләренә.
    Таш булып яткан киленнәр
    Сөенгән карап айга,
    Сайланганга бу авылга,
    Рәхмәт әйтеп Ходайга.

    Һаман тояк тавышлары
    Яңгырыйлар колакта.
    Кыз урлаган тиле яшьлек
    Калган инде еракта.
    Онык үстерәләр хәзер
    Ул урлаган кызлар да.
    Халкымның матур йоласы
    Югалды бит чорларда.

  • 11
    Әнкәй гөле
    Ринат Гыйззәтуллин көе, Зарема Әюпова сүзләре

    Иркәләп һәм сөеп кенә,
    Үстерә әнкәй гөлләр.
    Әнкәй догасыннан тора
    Алдагы безнең көннәр.

    Кушымта:
    Туган йорттан киткәч ерак
    Булсын дип истәлегең,
    Бер сабагын алдым өзеп
    Әнкәй синең гөлеңнең.

    Якынайтып араларын
    Гөлең ал чәчәк ата.
    Күзләремә килә яшьләр,
    Уйласам синең хакта.

    Әнкәй бәгърем, гөлләрдәй саф
    Даладай киң күңелең.
    Беләсең, син балакаең
    Бик якында түгелен.

    Кушымта:
    Әнкәемнең үсә гөле
    Ямь биреп ерак җирдә,
    Сагынганда көч аламын
    Карыйм да синең гөлгә.

  • 12
    «ГАИ» җыры
    Айрат Нәбиев көе, Рамил Чурагол сүзләре

    Юлда тора егетләр,
    Чып-чын сөлек кебекләр.
    ГИБДД хезмәте
    Төптән белә эш рәтен.

    Кушымта:
    ГАИ абый таяк яный
    Шаяртып, һәм яратып.
    Эшләре баштан ашса да,
    Хәл сораша туктатып.

    Бисмилла дип юлга чыксам
    Юлым уңа, эш бара.
    Борын чөймә ГАИ абый
    Туктатырга тап чара.

    Эх тала-тала-тала
    Таладыр бит беләгең.
    Юлда тәртип булсы диеп,
    Янадыр бит йөрәгең.

    Өшеп-туңып, тирләп пешеп
    Җиде юллар чатында.
    Юлчыга иминлек теләп,
    Юл хуҗалары тора.

    Көнен-төнен кич һәм иртән
    Алар тәртип сагында
    Җаннар атып, рәхмәт әйтеп
    Җырлыйк ГАИ хакында.

    Туктатып, яратып,
    Кирәк икән протоколын
    язып бирә җан атып.

  • 13
    Алмалар
    Нәзирә Яппарова көе, һәм сүзләре

    Алмагачтан инде коелганнар
    Салкын җирдә ята алмалар.
    Салкыннарда калган алмалардай
    Урамнарда калган балалар.

    Кушымта:
    Коелсыннар, әйдә, алмалар,
    Шатланышып җыйсын балалар.
    Корымасын гомер алмагачы,
    Исән булсын ата-аналар.
    Коелсыннар, әйдә, алмалар,
    Шат елмайсын җирдә балалар.
    Корымасын гомер алмагачы,
    Исән булсын ата-аналар.

    Балам-бәгърем диеп кемнәр әйтер
    Бураннарда ялгыз калганнар.
    Җылы эзләп, урамнарны били
    Җан җылысыз калган балалар.

    Алмагачлар инде коелганнар,
    Кар астында калган алмалар.
    Бураннарда, салкын урамнарда
    Җылы көтеп, үкси балалар.

  • 14
    Мәңгегә килегез
    Л. Зәйнуллин көе, Ф. Гайсин сүзләре

    Җырыбыз җырланып бетмәгән,
    Эчәсе сулар да кипмәгән.
    Сагышлар саргаеп җитмәгән,
    Яшәргә вакыт та бетмәгән.

    Кушымта:
    Яшәргә, дип килгәнбез җиргә,
    Мөмкинлек бирелгән hәркемгә.
    Биегез, уйнагыз, көлегез,
    Бу җиргә мәңгегә килегез!

    Байлыкка акылың китмәсен,
    Намуска кара тап төшмәсен.
    Йөрәгең янудан сүнмәсен,
    Дусларың читләтеп үтмәсен.

    Моң-зарга, хәсрәткә вакыт тар,
    Һәркемнең яраткан яры бар.
    Безнең бит тамырлар кормаган,
    Иҗади рухыбыз сынмаган.

     

  • 15
    Сәлам Уфадан
    Гөлнара Хәсәнова көе, Ләйсән Кәшфи сүзләре

    Без Агыйделдән җыр алып килдек,
    Урал таулары сәлам юллары.
    Ничә кат инде җир шарын урый
    Татар җырының данлы юллары.

    Кушымта:
    Агыйдел яры моңга уралган,
    Сәлам Уфадан, сәлам Уралдан.
    Йөретә безне җыр канатлары.
    Моңлы гөлбишек – Уфа яклары.

    Кая барсак та, кайда йөрсәк тә,
    Сез, туганнарым, каршы аласыз.
    Йөрәк тоташа моңлы җыр аша,
    Без туган җирнең газиз баласы.

    Сагынган чакта, җирсегән чакта
    Безнең моңнардан шифа алыгыз.
    Без бит җир шарын җырга чорныйбыз,
    Хәерле сәфәр теләп калыгыз.

  • 16
    Ырынбур далалары
    Азат Имаев көе, Роберт Миңнуллин сүзләре

    Ырынбур далалары,
    Кайда сез татар-башкортның
    Таралган балалары?
    Ырынбур далалары,
    Бу дала балаларының
    Эй ерак аралары.

    Кушымта:
    Ырынбур далалары,
    Ник дәшми борынгы дала,
    Кайда ил агалары?
    Ырынбур далалары,
    Сабырлыклар бирсен сезгә,
    Эй дала аналары.

    Ырынбур далалары,
    Атлар чапкан чыдамаган
    Атларның дагалары.
    Ырынбур далалары,
    Әле һаман әрнеп ята
    Тарихның яралары.

    Ырынбур далалары,
    Өстәлеп тора яңадан
    Яраның яңалары.
    Ырынбур далалары,
    Ул төзәлмәс яраларның
    Кайда соң дәвалары.

Гомер буйлап барам…
Я желаю всем идти по жизни с гордо поднятой головой…
«Әллә кем түгел без,
Әмма ким түгел без,
Әллә кем булганнардан!»

Бэк-вокал:
Гульнара Хасанова – 1, 2, 3, 6, 8, 9, 10, 11, 12, 13, 14, 16
Руслан Каримов – 4, 5, 15

Гитара:
Рамиль Агишев – 3, 4, 6, 15

Баян:
Фарваз Кильдигулов – 1, 3
Фаниль Арслангулов – 12

Аранжировка:
Ленур Зайнуллин – 2, 9, 15
Рамиль Асхадуллин – 5, 11
Александр Карташов – 10, 14, 16
Рамиль Агишев – 1, 4, 6, 7
Фарваз Кильдигулов – 3
Фаниль Арслангулов – 8, 12
Айрат Набиев – 13

Запись, сведение, мастеринг сделаны в студии звукозаписи при театре-студии “Айдар”. Директор – Ф.А.Кильдигулов.

Организация концертов: тел/факс (3472) 359-888, 845-700, Башкортостан, г.Уфа, ул.Бульвар Славы 2, театр-студия “Айдар”Официальный сайт: www.aidar.ru

Театр-студия «Айдар»:
Фаниль Арслангулов (клавишные, баян), Фарваз Кильдигулов (клавишные, баян), Рамиль Агишев (гитара), Олег Виноградов (звукорежиссер), Гульнара Хасанова (вокал, бэк-вокал), директор – Павел Волонихин, исполнительный директор – Венер Исмагилов, пресс-атташе – Алия Сафаргалиева.