Җиңү көне иң зур бәйрәм бит ул,
Дүрт күз белән зарыгып көткән көн.
Күпме кайгы, югалтулар аша
Илгә шатлык алып килгән көн.
Кушымта:
Җиңү көне җиргә килгән саен,
Яфрак ярган саен бөреләр,
Яу кырында калган ир-егетләр
Күңелләрдә кабат терелә.
Ап-ак чәчле әнкәй, җиңгиләр бит
Һаман көтә ирен, улларын.
Гомер буе әрни йөрәкләрдә
Яралары утлы елларның.
Бүген бәйрәм! Күздән яшь тамса да,
Без бәхетле – аяз күгебез.
Саклап калсак иминлекне жирдә,
Аяз булыр килер көнебез.
Добавить комментарий