Миңа гына бул син

Зилия Бәхтиева белән дуэт

Гөлнара Хәсәнова көе
Мөршидә Минкина сүзләре

 

Сандугачлар сайрар,

Минем дуслар алар.

Иртә таңда тыңлыйм җырларын.

Язларын да ялгыз, көзләрен дә ялгыз

Санап үтәм озын төннәрен.

 

Мәңгелеккә минем

Миңа гына бул син.

Йөрәгеңдә булсын гүзәллек.

Сине генә көтәм,

Сиңа гына әйтәм,

Сагынуга ничек түзәрмен?..

 

Яратуым, иркәм,

Белмим дөрес микән,

Керсез сөюемә ышанам.

Күзләреңне күрми, мәхәббәтем димим,

Сәламемне кошларга әйтәм.

 

 

Добавить комментарий